Онлайн трансляция

Свернуть

Тамашачыларыбыз өчен - ТНВдан язгы яңарыш

Тамашачыларыбыз өчен - ТНВдан язгы яңарыш

https://tnv.ru

15 Март 2022, 12:37

114

0

Тамашачыларыбыз өчен - ТНВдан язгы яңарыш
Кичә безнең каналның зур студиясе ремонттан соң кабат эшли башлады. Хәзер ул республикадагы иң заманча студия дип аталырга хаклы. Телеканалда төшерелә торган ток-шоулар, иртәнге тапшырулар, "7 дней" программасы һәм башка проектлар шушындый яңа шартларда эфирга чыгачак. Тамашачыларыбыз яңартылган декорация, зуп панель экраннарга һәм башка техник чараларга үз бәясен бирә алачак. 

ТНВның зур студиясе дөньяви стандартларга туры китереп төзекләндерелә. Аны яңарту бик зур техник проблемаларны чишәргә мөмкинлек бирде, ди дизайнерлар. Нәтиҗәдә, студиянең мәйданы да 40%ка зурайган. Хәзер монда теләсә нинди идеяны тормышка ашырып булачак, диләр.

Яңа студиядә бик күп яктырткычлар урнаштырылган. Бу тамашачыларга сурәтне тагын да төслерәк итеп күрергә мөмкинлек бирә. Ә яңа видеоҗиһазлар сыйфатын тагын да яхшырта. Кайбер алып баручылар идәннең яңаруына да игътибар иткән. Аны катлы полимер кулланып төзекләндергәннәр.

Биредә инде тапшырулар бер-бер артлы төшерелә дә башлады. Декарацияләрне алыштыру күп вакыт таләп итми,-диләр. Күргәнебезчә. "Таяну ноктасы" тапшыруы зур экран ярдәмендә бөтенләй башка төсмер алган.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров