Онлайн трансляция

Свернуть

Илшат Әминев Татарстан Республикасы Матбугаты көне белән тәбрик итте

Илшат Әминев Татарстан Республикасы Матбугаты көне белән тәбрик итте

https://tnv.ru

19 Май 2022, 09:23

414

0

Илшат Әминев Татарстан Республикасы Матбугаты көне белән тәбрик итте
Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге рәисе, ТНВ телеканалының генераль директоры Илшат Әминев Татарстан Республикасы Матбугаты көне белән тәбрик итте.

«Сезне үзебезнең һөнәри бәйрәмебез — Татарстан Республикасы Матбугаты көне белән котлыйм», — дип башый Илшат Әминев үз мөрәҗәгатен.

«Бүген без аны дөньяда Изгелек һәм Явызлык каршылыгында, җиңел булмаган шартларда билгеләп үтәбез. Мәгълүмати агым, кызганыч, күп кенә тискәре, ә кайчагында фаҗигалы яңалыклар алып килә. Әмма иң мөһиме, һәр кеше гомеренең бәһасе һәм тулаем җәмгыятьтәге демократик казанышлар нык булып кала, болар хакында без бер үзгәрешсез укучыларга, телевизор караучыларга, тыңлаучыларга җиткерәбез», — ди ул.

«Шушы чынбарлыкта берләшү, янәшәдә фикердәшләр җилкәсен тою һәм гаммәви мәгълүмат чаралары аша уңай хисләрне җиткерү аеруча мөһим. Горурлык. Аны безгә Җиңү көне бүләк итте, пандемия чикләүләреннән соң, без аны янә «Үлемсез полк"ның җиңүчеләр маршы һәм салют аһәңнәре белән шатланып билгеләп үттек. Ихтирам. Без аны моннан 1100 ел элек Татарстан дәүләтчелегенең нигезен салган Бөек Болгар бабаларыбызга белдерәбез, толерантлык һәм конфессияләр арасындагы татулыкны күп гасырлар саклыйбыз. Хөрмәт. Җитештерүчеләргә, табибларга, укытучыларга, авыл хезмәтчәннәренә, санкцияләр шартларында эшләрен дәвам итеп, нефть чыгаручыларга, автомобиль җыючыларга, кием-салым тегүчеләргә, дәвалаучыларга, белем бирүчеләргә. Шатлык. Якты яздан, шәхси казанышлардан һәм безнең гомуми һөнәри тантанадан».

«Мин иртәнге ыгы-зыгыда камера һәм микрофоннарны көйләүчеләрне, төнге тынлыкта текстларны өйрәнүчеләрне, тәүлек буена online режимда яшәүчеләрне, хаклыкны күреп, аны кешеләргә җиткерүчеләрне чын күңелдән котлыйм. Бетмәс-төкәнмәс энергия, сәламәт оптимизм һәм яңа иҗади казанышлар телим!», — диде Илшат Әминев.

Бәйрәм белән, хөрмәтле коллегалар!

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров