"Бәллүр каләм" конкурсында «Журналистикага тугрылык» номинациясенә «ТНВ» каналы алып баручысы Инсаф Абдулла лаек булды
https://tnv.ru
05 Август 2022, 11:31
426
0
Бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстанда XXV «Бәллүр каләм — 2022» журналистика һәм масса-медиа өлкәсендәге республика бәйгесе лауреатларын бүләклиләр.
«Журналистикага тугрылык» номинациясенә «ТНВ» каналында чыгучы «Татарлар» тапшыруы алып баручысы Инсаф Абдулла лаек булды. Инсаф әфәнде исеме ишетелгәч, зал алкышларга күмелде. Алкышлар «Пирамида"да гына түгел, ә безнең трансляцияне күзәтеп баручы тамашачылардан да ишетелә кебек тоелды. Аны татар дөньясында белмәгән кеше юктыр. «Татарлар» тапшыруы аша ул һәр татар йортының түренә үтеп керде. Кызганыч, Инсаф әфәнде бүләкләү тантанасында үзе катнаша алмады.

Бүлешергә
Комментарии 0