Онлайн трансляция

Свернуть

Төбәкләрдәге татар журналистлары ТатTVR кушымтасы турында: Татарстанга тагын да якынаябыз

Төбәкләрдәге татар журналистлары ТатTVR кушымтасы турында: Татарстанга тагын да якынаябыз

https://tnv.ru

28 Октябрь 2022, 16:21

84

0

Төбәкләрдәге татар журналистлары ТатTVR кушымтасы турында: Татарстанга тагын да якынаябыз
«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе җитәкчеләре белән очрашуда Бөтенроссия татар журналистлары форумы делегатлары Татарстанда республика теле һәм радиоканалларын берләштергән ТатTVR кушымтасы белән танышты.

Свердловск өлкәсендә чыга торган «Саф чишмә» газетасы мөхәррире Фәвия Сафиуллина бу кушымта турында яңа гына белгән, шунда үзенең телефонына урнаштырган, дип яза "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

«Мин татарлар белән күп аралашам. Татарча телеканалларны яратып карыйлар, әмма төрле авырлыклар килеп чыккан очраклар да бар. Халык өчен «Күңел», «Тәртип» радиолары да кызыклы. Халык Татарстан белән бер дулкында яшәргә тырыша. Бу кушымта кайбер проблемаларны хәл итәр дип уйлыйм. Без бу кушымта турында халыкка да хәбәр итәрбез, аның аша Татарстанга тагын да якынаербыз кебек», – диде ул.

ТатTVR бердәм платформасы кушымтасында 10 ресурс: 5 телеканал һәм 5 радиостанция тәкъдим ителә. теле- һәм радиоканалларының бердәм платформасы Smart TV – интернетка чыга ала торган телевизорларда да эшли.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров