Онлайн трансляция

Свернуть

Илшат Әминев: Эдуард Сагалаев региональ журналистиканың әтисе иде

Илшат Әминев: Эдуард Сагалаев региональ журналистиканың әтисе иде

https://tnv.ru

15 Май 2023, 10:05

592

0

Илшат Әминев: Эдуард Сагалаев региональ журналистиканың әтисе иде
"Татарстан Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминев Россиянең атказанган журналисты Эдуард Сагалаевның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Ул 76 яшендә вафат була.

"Эдуард Михаил улы безнең өчен профессионал, үз эшенең чын остасы, Милли радиотапшыручылар ассоциациясе президенты гына түгел, ул безнең өчен региональ телевидениянең әтисе, зур өлкә мәнфәгатьләрен яклаучы, зирәк остаз, яхшы дус иде", - дип билгеләде Илшат Әминев.

"Ул безнең белән бергә барлык үсешләрне һәм төшүләребезне кичерде, ул һәрберебезгә вакыт, көч һәм мөмкинлекләр тапты. Биек кабинетларның ишекләрен ачып, ул ахырга кадәр безнең киләчәгебез өчен көрәште. Аны ишетмәгән чакларда һәр нәрсәне күңеле аша чыгарды, бик борчыла иде.

Остазыбызны югалткач, без ятим калдык. Эдуард Михайлович Сагалаев белән тулы бер чор да китә. Ул һәрвакыт безнең йөрәкләрдә тибә, аның васыятен саклыйк, эшен дәвам итик", - дип нәтиҗә ясады ТНВ генераль директоры.

Фото: ru.wikipedia.org

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров