Онлайн трансляция

Свернуть

Илфар Кәримов "Болгар радиосы"ның Башкарма директоры итеп билгеләнде

Илфар Кәримов "Болгар радиосы"ның Башкарма директоры итеп билгеләнде

https://tnv.ru

03 Июль 2023, 11:22

387

0

Илфар Кәримов "Болгар радиосы"ның Башкарма директоры итеп билгеләнде
Бүген "Болгар радиосы" баш мөхәррире-продюсеры Илфар Кәримов радионың Башкарма директоры итеп билгеләнде!

Илфар Илдус улы Кәримов 1986 елның 30 апрелендә Саба районы Байлар Сабасы авылында туа. Мәктәп елларында ук журналистика белән кызыксына - "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясендә тапшырулар алып бара башлый. 2003 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә һәм икенче курста ТНВ телеканалында "Яшьләр тукталышы" тапшыруында корреспондент булып эшли башлый. Радиода эшләү хыялы аны 2005 елда «Болгар радиосы»на (ул вакытта әле «Яна Гасыр» радиосы) алып килә. Илфар PR-менеджеры булып эшкә урнаша. Берникадәр вакыттан соң туры эфирлар алып бара башлый. Соңыннан редактор һәм яңалыклар алып баручы, радионың музыкаль редакторы булып эшли. 2016 елдан «Болгар радиосы»ның баш мөхәррире-продюсеры вазифасын башкарды.

Илфар Илдус улына эшендә куйган максатларга ирешүне, алга таба да телерадиокомпаниябезнең  үсүен теләп калабыз!

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров