https://tnv.ru
11 Сентябрь 2023, 11:42
51
0
Узган атнада Туган телләрне саклау комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов республиканың кайбер мәктәпләрендә туган телгә мөнәсәбәтнең «әйдә ярар» дәрәҗәсендә генә булуын ачып салды.
Туган тел гариза язып укыла, аннан дәүләт имтиханы бирәсе юк, имтихан булмагач — бәяләүче дә юк. Шуңа күрә - ничек укыту — бүген укытучының намусына кайтып кала. Аның эшен директор да, урынбасарлары да контрольдә тотмый. Үз сәгатендә кереп, программа буенча «коры» дәрес биреп чыгамы ул? Әллә инде җаны-тәне белән бирелеп, һәр баланы «телле» итәргә телиме?!
Икенче зур мәсьәлә - Республикада төзелгән яңа мәктәпләрдә татар сыйныфларының булмавы. 2019, 2020 һәм 2021 нче елларда салынган белем йортларында нибары бер татар сыйныфы ачылган. Фәйрүзә Мәҗитова Казанда быел ачылган мәктәпләрдә милли мәгариф белән танышты һәм 3 ел элек булган хәлдән алга китеш булмавын күреп кайтты.

Бүлешергә
Комментарии 0