Онлайн трансляция

Свернуть

Туган телләрне саклау буенча проектларны Татарстан Раисе каршындагы комиссиягә тәкъдим иттеләр

Туган телләрне саклау буенча проектларны Татарстан Раисе каршындагы комиссиягә тәкъдим иттеләр

https://tnv.ru

20 Октябрь 2023, 14:24

110

0

Туган телләрне саклау буенча проектларны Татарстан Раисе каршындагы комиссиягә тәкъдим иттеләр
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Комиссия рәисе Марат Готыф улына тиздән «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеэкраннарына чыгачак «Жиде юл чатында» сериалының өзеген тәкъдим иттеләр! Безнең каналда декабрь аенда чыгачак яңа сериалның реквизиты — шушы мотоцикл. «Җиде юл чатында» дип исемләнгән фильмны бу җәйдә төшереп бетерделәр, хәзер монтаж бара. Ул әле экранга чыкмады да, ә видео өзекләрне — социаль челтәрләргә урнаштыргач, 50 меңнән артык кеше караган.



«Ватан 21нче гасыр» кинокомпаниясенең беренче иҗат җимеше- «Бер-бер хәл» сериалы. Ул нәкъ менә Марат Әхмәтов рәислегендәге татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе һәм Татнефть ярдәме белән төшерелде. Социаль челтәрләр аша миллионнан артык кеше каравы — аның чын мәгънәсендә халыкчан булуын дәлилли.

Яңа ел алдыннан эфирга чыккан «Алмаш» сериалы да безнең каналда иң зур рейтинг яулады. Ул хәтта федераль канал тапшыруларыннан да күбрәк карау җыйган.



«Болгар радиосы» комиссия ярдәме белән ике проект тормышка ашыра — «Милләтем бизәкләре» һәм «Дуслык күпере» тапшырулары. Беренчесендә милләт үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр турында радиоспектакль һәм сериаллар эфирга чыга. Узган ел 44 шундый тапшыру эшләнгән. Икенче проект — башка милләт халыкларының гореф-гадәтләре белән таныштыруга юнәлдерелгән.

«Мәйдан» телеканалы барлык кунакларны аягүрә «Туган телне» җырлатты. Бу минутларда бөтен залда милли рух, саф татар мөхите хөкем сөрде. «Мәйдан» продюсерлык үзәге татар сәхнәсе йолдызлары һәм яшь башкаручыларның җырларына 35 нәфис клип төшергән, 255 әсәрне сәхнәдә яздырган. Иң зур проектлары — «Дуслык илендә» тапшырулар циклы.

«Шаян"лылар мәйданчыгында татарча рок та, милли шигырьләр дә ишетергә була. 3 ел дәвамында"балачак җыры» бәйгесен җитәклиләр. 15ләп иҗат җимешләре дөнья күргән. Аларга заманча аранжировкалар эшләнә, сыйфатлы клиплар төшерелә.

«Яраткан шигырь» проекты һәм «Татар сүзе «бәйгесе шигърият аша татар теленә мәхәббәт уятуга юнәлдерелгән. Конкурс 4нче ел рәтән дөньяның төрле төбәкләрендә сибелеп яшәүче татар халкын берләштерә. Яшь буынны әдәбиятка, язучылар, шагыйрьләр иҗатына якынайта.



Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров