Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВ робот һәм нейрочелтәрләр ярдәмендә бүгенге көндә ирешкән уңышларын тәкъдим итте

ТНВ робот һәм нейрочелтәрләр ярдәмендә бүгенге көндә ирешкән уңышларын тәкъдим итте

https://tnv.ru

02 Февраль 2024, 17:00

98

0

ТНВ робот һәм нейрочелтәрләр ярдәмендә бүгенге көндә ирешкән уңышларын тәкъдим итте
Бүген Казанда ТР Милли китапханәсендә Татмедиа Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының 2023 елның эш нәтижәләре һәм 2024 елга бурычлар турында киңәйтелгән утырышы узды.

Чара кунаклары арасында ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, Россия журналистлар берлеге Рәисе Владимир Соловьев, Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать МиңнехановТНВ генераль директоры Илшат Әминев бар иде.

Кунаклар өчен массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре тарафыннан күргәзмә дә оештырылды. ТНВның үз презентациясеннән бер өлешен сезгә дә тәкъдим итәбез.



  ТНВ заманча технологияләр - ТНВбот һәм нейросеть ярдәмендә бүгенге көндә ирешкән уңышларын, еллык нәтижәләрен тәкъдим итте, мәсәлән, нинди телеканаллар аша трансляция барганын, "Таттелеком" нәтижәләре буенча Татарстан Республикасы буенча ничәнче урында торганы, социаль челтәрләрдәге күрсәткечләре, сайт үсеше турында, "Болгар радиосы", "Мәйдан" һәм "ШАЯН ТВ" каналлары турында мәгълүмат бирелде.



Тулырак бүген "Татарстан хәбәрләре" чыгарылышында карагыз.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров