Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Киров районында яшәүчеләр газсыз калырга мөмкин

Казанның Киров районында яшәүчеләр газсыз калырга мөмкин

https://tnv.ru

29 Август 2024, 15:03

20

0

Казанның Киров районында яшәүчеләр газсыз калырга мөмкин
Газ бирүне туктаталар, ә фатирга өстәмә җиһаз урнаштырырга мәҗбүр итәләр. Казанның Киров районындагы Якты урамында яшәүчеләр безнең редакциягә шундый борчу белән мөрәҗәгать итте.

Aй буе газ колонкалары эшләми. 5 катлы йортта торучылар суны кәстрүлләрдә җылытып юына. Һава клапаннары урнаштырмыйча, газ булмый диләр.

Безнең мондый хәлләр турында берничә репортаҗ төшергән бар. Әмма хезмәт күрсәтүче һәм газ хуҗалыгы оешмаларыннан тулы җавап һаман да юк әле.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров