Онлайн трансляция

Свернуть

Ярты гасырдан артык 3 авылга хезмәт күрсәткән: Авылларда чираттагы даруханә бетәргә тора

Ярты гасырдан артык 3 авылга хезмәт күрсәткән: Авылларда чираттагы даруханә бетәргә тора

https://tnv.ru

21 Июль 2025, 11:27

92

0

Ярты гасырдан артык 3 авылга хезмәт күрсәткән: Авылларда чираттагы даруханә бетәргә тора
"Ярты гасырдан артык 3 авылга хезмәт күрсәткән даруханәне япмакчылар". Биектауның Шәпше авыл җирлеге халкы безгә шундый моң-зар белән мөрәҗәгать итте.

1 августтан мең ярым кешене тәэмин итеп торган бердәнбер пункт бүтән эшләмәскә мөмкин. Халык я 10 чакрым ераклыктагы күрше авылга, яисә 20 чакрымга - район үзәгенә барырга мәҗбүр булачак.

Ләкин бу зур проблема - чөнки анда автобус йөрми. Хәзер безгә авырмыйча торыргамы? Яисә дәваланмыйча яшәргәме? ди халык. Четерекле мәсьәләнең асылына Инзилә Хөсәенова төшенергә тырышып карады.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар