Кояш, кояш мәңге балкый, мәңге нур сибә: Татарстанда телевидение сигналын кабул итүдә тоткарлык булырга мөмкин
https://tnv.ru
16 Сентябрь 2025, 14:24
15
0

27 сентябрьдән 20 октябрьгә кадәр Татарстанда телевидение сигналын кабул итүдә тоткарлык булырга мөмкин. Бу Кояшның хәрәкәт итүе белән бәйле.
Елына ике тапкыр Җирдәге антенналар, аңа сигнал җибәрүче күктәге иярчен һәм Кояш бер линиягә туры килә. Шул вакытта аның көчле нурлары иярчен эшчәнлегенә тәэсир итә.
Гадәттә, бу күренеш яз һәм көз күзәтелә. Ләкин озакка түгел. Әгәр телевизор экраннарында сурәт юкка чыга икән, аны сүндереп, яндырырга киңәш итәләр.
Тулырак "Татарстан хәбәрләре"ндә белә аласыз.
Фото: freepik.com
Бүлешергә
Комментарии 0