https://tnv.ru
16 Январь 2026, 17:30
15
0

Татарстан телевидениесенең чишмә башында торучыларның берсе - танылган диктор Рөстәм Нәбиуллин төшергән сурәтләрдән торган күргәзмә. Кичә ул Татмедиа бинасында ачылды.
Рөстәм аганың 85 яшьлек юбилее уңаеннан оештырыла һәм "Зәңгәр экран яктысында" дип атала. Дистәләгән фотода - телевидениенең тарихы да, үсеше дә, легендар шәхесләре дә чагылыш тапкан. Иң мөһиме - бу сурәтләр бүтән беркайда да юк. Алар табигыйлеге, самимилеге һәм ихласлыгы белән үзенә тартып тора.
Әлеге мирасны яшь буынга да тапшыру өчен аны күргәзмәгә тупларга булганнар. Истәлекле кадрларны Инзилә Хөсәенова күреп кайтты.

Бүлешергә
Комментарии 0