Онлайн трансляция

Свернуть

Kazan Digital Week: башкалада киләчәк технологияләре турында сөйләшәчәкләр

Kazan Digital Week: башкалада киләчәк технологияләре турында сөйләшәчәкләр

https://tnv.ru

28 Октябрь 2026, 10:50

Kazan Digital Week: башкалада киләчәк технологияләре турында сөйләшәчәкләр
Ясалма фәһемгә нинди эшне ышанып тапшырырга була? Нинди яңа проектларга ихтыяҗ зур? Ә ниндиләре белән сак булырга кирәк?

Болар хакында тагын ике көннән башкалада ачылачак - Казан Диджитал Вик халыкара форумында сөйләшәчәкләр. Анда төрле илләрдән ай-ти белгечләр катнаша. Бүген оештыручылар Хөкүмәт йортында форумның программасын игълан итте. Халыкара чара - Казан Экспо күргәзмәләр үзәгендә 3 көн барачак. Киләчәк технологияләре турында фикер алышулардан кала, ярышлар, мода күрсәтү, хәйрия чаралары үтәргә тиеш.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар