Онлайн трансляция

Свернуть

“Шаян ТВ” яшь блогерлары белемен арттырды

“Шаян ТВ” яшь блогерлары белемен арттырды

https://tnv.ru

14 Февраль 2020, 18:33

210

0

“Кызык-мызык” исеме белән танылган татар блогеры Илназ Габидуллин “Шаян ТВ” яшь блогерларына мастер-класс уздырды.

“Шаян ТВ” яшь блогерлары белемен арттырды
Блогерлар үз язылучылары, билгеле шәхесләр белән очрашырга, төрле чараларда катнашырга мөмкин. Ә менә блогерларның блогерлар белән очрашуы сирәк күренеш. Тик "ШАЯН ТВ" каналы өчен түгел, чөнки бездә даими рәвештә мондый очрашулар уза. Әйе, әйе, безнең яшь блогерлар үзара тәҗрибә уртаклаша, үзләренә генә хас серләре белән бүлешә, бер-берсенә киңәшләр бирә.

14 февраль көнне узган очрашу да бик үзенчәлекле булды. Беренчедән, Биектау, Арча районнарыннан да яшь блогерлар килде, икенчедән, чарада танылган татар блогеры, "Кызык-мызык" проекты авторы Илназ Габидуллин да катнашты. Ул яшьләрнең сорауларына җавап биреп, социаль челтәрләрдә дусларны арттыру серләре белән уртаклашты, постларны кую вакыты һәм кайсы темага язылган постларның аеруча яратып укылганын әйтте.
Хәзерге көндә бик күп социаль челтәрләр белән беррәттән," Тик-Ток "та зур уңыш казанып килә. Ул балалар һәм яшьләр арасында аеруча популяр. Без дә заман белән бергә атлыйбыз. Тамашачыларыбызны да безнең социаль челтәрләргә, ШАЯН ТВ ютуб каналыбызга, "Тик-Ток"ка язылырга чакырабыз.

Бүгенге очрашуның нәтиҗәсе булып, балалар һәм Илназ тормышка ашырачак уртак проект тора. Тагын бер кат шуңа инандык: мондый очрашулар яңа идеяләр тууга, киләчәккә зур планнар корырга һәм яраткан тамашчыбыз, безне карап баручы һәркем өчен тырышып эшләргә этәрә!

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров