Онлайн трансляция

Свернуть

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова бәби көтә

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова бәби көтә

https://tnv.ru

28 Май 2020, 17:21

88

0

Ул күптән түгел генә «Ирек мәйданы» газетасына биргән интервьюда аны сөйләп җибәрде.

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова бәби көтә
Инстаграмына бер көнне ул кечкенә генә кырсагы күренеп торган фотосурәтен урнаштыргач, аның челтерендә фикер алышулар башланды.

Кемдер аны карантин вакытында тазарган ди, ә кемдер бәби көтә дип язды.

Ландыш Ирек мәйданы» газетасына биргән интервьюында болай диде: «Әлеге фото шулкадәр кызыксыну уятыр дип уйламаган идем. Әйе, без бәби көтәбез. Үзизоляциядә тик ятмадык. Ходай бүләге! Әлеге яңалыкка балалар аеруча сөенде», - диде җырчы.

Без Ландыш һәм аның гаиләсен чын күңелдән котлыйбыз!

фото: landyshnigmatjanova

Комментарии 0

Аватар