Онлайн трансляция

Свернуть

Илдар Хәйруллин: “Язучылар берлеге нәрсә соң ул, чиновникларны җыеп утырыр өченме?”

Илдар Хәйруллин: “Язучылар берлеге нәрсә соң ул, чиновникларны җыеп утырыр өченме?”

https://tnv.ru

30 Октябрь 2020, 09:48

234

0

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Казан театр училищесы педагогы Илдар Хәйруллин быел үзенең  70 яшен билгеләп үтте. Аның татар милләте, телебез турында янып яшәве, татар әдәбияты, сәнгате турында кайгыртуы соклану уята, “тел байлыгым зур түгел” дигән сүзләренә һич тә ышанмыйсың. Әңгәмәне видео форматта да карарга киңәш итәбез, чөнки Илдар Хәйруллинның үз табигате, үз харизмасы беркемне дә битараф калдырмый.

Илдар Хәйруллин: “Язучылар берлеге нәрсә соң ул, чиновникларны җыеп утырыр өченме?”
─ Илдар абый, ничек хәлләрегез? Бу арада сез нинди эшләр белән мәшгуль?
─ Аллага шөкер, эшләр бар, менә юбилейга әзерләнәбез. Әзерләнү юк инде, мин концерт программаларын, булган әйберләрне искә алып, яшьлектә уйнаган рольләрне чыгып уйнауларны яратмыйм. Хәзерге М. Гыйләҗевның “Исәнмесез” пьесасы буенча Ф. Бикчәнтәев куйган спектакльдәге ролемне уйнарга җыенам. Бик җитди, үзенчәлекле әсәр, милләтебезгә дә әйтә торган сүзе бар, артистка да уйнап, үзенең хезмәтен күрсәтерлек җирлек бар. Ф. Бикчәнтәев “Алай гына булмый, барыбер дә рәсми котлаулар булыр, килсеннәр, конвертларын да алып килсеннәр, күңеллерәк булыр” ди. Фәрит ага бик кызык әйбер әйтте. Мин 46 ел артистлар укытам училищеда, 4 ел саен 15-18әр бала чыгарам. Бүгенге көндә театрда, телевидениеда да миндә укыган иҗат кешеләре бар. Фәрит әйтте, бүгенге көндә кем сәнгатьтә барысын да сәхнәгә чыгарып, сине котлаттырабыз диде. Саный башлаган идек 60-70 кешегә җитә икән.
─ 46 ел укытамын дидегез, нинди теләк-омтылышлар белән киләләр яшьләр, аларга публиканы ярату тәэсир итәме, үзләрен күрсәтәселәре киләме?
─ Юк, 15-16 яшьтә кеше публика турында уйламый, сәхнәгә чыгып үзенең хисләрен тоярга, тойгылары белән идарә итәргә өйрәнергә, үзенең кеше арасында булган мөнәсәбәтләргә анализ ясап шуны уйнап карарга килә. Алар фанатик рәвештә шуңа омтылалар, нәрсә генә әйтеп карамыйсың. “Синең сәләтең бик аз, син каушыйсың” да дисең, “Юк, булам” ди һәм ни хикмәттер нәкъ менә шундый балалар эшләп, укып, шулардан ярыйсы гына артистлар килеп чыга.
─ Ә сез үзегезнең нинди теләкләр белән килгәнегезне хәтерлисезме?
─ Ниндидер театрда эшлим, тамашачы турында уйлап түгел. Хисләр уйный торган чак бит яшьлек чоры. Хыяллар белән яшисең. Мифик сәхнәгә чыгып кешене елатыр, көлдерер идем дип йөрисең дә, училищега киләсең. Без бик әйбәт педагогларга эләктек. Марсель Сәлимҗанов, Рифат Бикчәнтәев, Асия Хәйруллина, Абдулла Шамов - болар татарның легендар шәхесләре һәм без алардан укып, элеккеге заман алымнарын, аларның мәктәбен алып калган кешеләр. Үзеңне бай саныйсың.
─ Артистлар беренче урынга сәхнә тормышын куеп, үзләренең шәхси тормышларын арткы планга калдыралар дигән уйларыгыз юкмы?
─ Була. Кемдер булдыра алмый, кемдер матди якны карап күңеле төшә. Ә менә сәхнәдә кичерешләр белән уйнап тормышка килүләрен әйтәсезме? Бар, мистика бар. Мин аларны күзәтеп торганым булды гомер буе. Бар андый әйбер. Ярамый психик яктан ниндидер бер чикне үтәргә, барыбер син артист булып калырга тиешсең. Кемдер бу чикне узып, психик яктан теге ситуациягә чума, ни хикмәттер.
─ Театр яшь артистларга кытлык кичерәчәкме? Яшьләр 15 меңгә эшләргә ризамы?
─ Чын иҗат, сәнгать кешесе акча өчен килми. Иҗатта акча беренче урында түгел. Хәзер эшләргә мөмкинлекләр бар. Совет чорында театрда эшләсәң башка җирдә эшләргә ярамый иде. Аракы сала башлаучылар да булды. Бүтән чара юк. Хәзер театрда аракы эчүче юк бит. Хәзер кредит ала да кеше, гел эштә, эзләнүдә, гел чабып йөри. Кайбер артистларның берәр ел роле булмый, юк, юк эшлиләр.
─ Артистның иң зур теләге – төп рольдә уйнау, ә менә күпме еллар үтеп тә аңа әлеге роль бирелмәсә, аның депрессия башланмыймы?
─ Нигә сез бөтен артист зур роль уйнарга тели дип уйлыйсыз? Юк, дөрес түгел. Артистның әйбәт язылган пьесада әйбәт язылган рольне уйныйсы килә. Һәрвакыт кызыклы роль булмый, “голубой герой” диләр, анда кичерешләр дә булмый. Кечкенә, эпизодик рольләрдә җор телле персонажлар була. Безнең 50нче елларда бер артист бар иде. Сугышта катнашкан кеше, ул бик ямьсез иде, зур авызлы иде, аның аяк бармакларын фронтта өшеп кискәннәр, теле дә зур, күп сөйли алмый иде. 50нче елларда “Казан сөлгесе”н куйганнар, ул анда халык ролендә чыккан. Менә хәзер ничә ел узды, “Казан сөлгесе” дисәк Рауза апалар, Дилүс Ильясовларга кадәр Габдулла Фатхуллин искә төшә. Ул үзенә 1-2 сүз таба иде, шуны урынына китереп, шәп иттереп әйтә иде. Бөтен зал аңа кул чабып, мөкиббән китеп карап утыра иде. Менә ул гомер-гомергә эпизодик рольләр уйнады, аңа бер тапкыр кына “Җилгә тапшырылган серләр” спектаклендә төп роль – мәктәп директорын уйнарга туры килде. Уйный алмады, аның органикасы түгел. Ә менә әйтик, Ринат Таҗетдинов табигате белән лидер, табигате белән төп рольләрне уйный торган шәхес, аның энергетикасы, харизмасы шәп. Без аңа карап, “эх, менә шундый булсаң иде” дип кызыгып утыра идек.
─ Бөтенләй дә роль бирелмәсә?
─ Уйларга кирәк, нигә сиңа роль бирелми. Димәк, артист уйный алмый. Кайбер кеше роль бирелмәсә дә китергә теләми, ул шул дөньяда яшәүдән рәхәт таба. Ә кемдер рольләр бирелмәсә сүгенә, кеше яманлый башлый, әшәкелекләр эшли. Андый кешегә китәргә генә кирәк.
─ Ә сез роль бирелмәгән вакытта күңел төшенкелегенә бирелдегезме?
─ Күңел төшә... Башта ачу килә иде. Аннан соң өйрәнәсең. Театрда күтәрелеп китәсең дә пауза була, бик сирәк кеше Ринат Таҗетдинов, Шәүкәт Биктимеров күтәрелделәр дә гел зур дәрәҗәдә булдылар. Ул актер таланты гына түгел, кеше белән дөрес мөнәсәбәттә булырга кирәк, ләкин куштанлану түгел бу. Ниндидер әйберләрне күрмәскә, телеңне тыярга кирәк.
─ Ә сез шулай эшлисезме?
─ Юк шул, тел дә тик тормый, күз дә кирәкмәгәнне күрә. Ләкин аңа түгел, аның да шаукымы бардыр инде. Без бит эмоциональ кешеләр. Башта әйтәбез, эшлибез, аннары гына уйлый башлыйбыз.
─ Хәзерге замандагы вәзгыятькә карата нинди мәсьәлә сезне борчый?
─ Телебез. Мин инде бу яшьтә вак әйберләр кызыксындырмый, күңел күбрәк Ходай Тәгалә белән сөйләшә. Милләтебез бетеп бара бит. Аның беренче бәласе - тел югалу. Тел булмаса сәнгатең, тарихың, милли рухың юк. Глобализация дигән әйбер бар бит. Бөтенесе бер төрле булырга тиеш диләр. Берзаман кызык булды. 7-8 ел элек чакырдылар Мәскәүгә, Билайнда рекламный ролик төшерергә. Акча күп итеп алдык. Шул акчага Казанга әйбәт, майлы чын селедка алып кайтырга уйладым. Җәяү ярты Мәскәүне узганмындыр. Кайсы кибеткә кермәдем, шул ук әйберләр. Безнең Казанда казлар, үрдәкләрне татарча иттереп саталар әле. Глобализация шул инде, кеше бер үк ризык ашарга, бер үк кием кияргә тиеш диләр.
─ Телне ничек сакларга була? Милли стратегия кабул ителде, сез моңа ничек карыйсыз?
─ Андый әйбер миңа калса өстән указ чыгарып кына эшләп булмый. Һәркайсыбызның үзеннән тора. Мулладан ни өчен мәчеттә вәгазьне урысча сөйләвен сорыйбыз. “Менә бит татарча белмәгән кешеләр килә, алар намазга басканнар, Аллага шөкер” диләр. Гарәп телен өйрәнә алган кеше, нигә соң татар телен өйрәнә алмый икән? Баланы ана карынында чакта ук тәрбияләргә кирәк. Бүгенге көндә китап кибетен дә табып булмый. Алгач та карыйсың, мине җәлеп итә торган китап юк.
─ Сез хәзерге проза юк дисез инде?
─ Әйе, 60елларда А. Гыйләҗев, Н. Фәттах, Т. Миңнуллин, Мәһдиевлар чыга иде, без шул китап, журналларны чиратлашып укый идек.
─ Алар профессиональ язучылар иделәр, аларга дәүләт тарафыннан акча түләнгән. Ә хәзер язучы буласы килгән кеше төп эшеннән кала буш вакытын әсәр язуга сарыф итәргә тиеш.
─ Килешмим. “Татар-информ”да укыдым. Рафис Корбан интервьюсында “4-5 кешегә зур әсәр, роман язарга 400 мең грант түләп куйдык” ди. Вакыт үтте, акча китте, ә бер әсәр дә юк! Акчадан түгел ул, яза торган кеше аңа карап тормый. Камал театры “Яңа татар пьесасы”н уздырып бик зур эш эшли. Беренче елларны әсәрләр чыкты, чөнки ул елларда язучыларның өстәл тартмасында язылган әсәрләре ята иде. Бер язучы гомумән 8 әсәрен китергән иде, шуның аркасында 3 премия алды. Аннары бетә башлады, үпкәләш башланды. Китерәләр, начар. Алар китермәгәч, татфактан студентлар килә. Аларның иң мөһиме теләкләре бар.
─ “Зөләйха күзләрен ача” фильмы турында бик күп каршылыклы фикерләр йөрде. Ә сез аны киресенчә хуплап чыктыгыз?
─ Соңгы тапкыр әйтәм фикеремне. Әсәрне татарлар турында түгел дип чыктылар, ә менә Уфада Башкорт академия театрында Айрат Әбүшахманов исемле режиссер шул әсәрне ала да башкорт теленә тәрҗемә итеп, башкорт хатының тормышы итеп күрсәтә. Бер башкорт та “нигә безнең милләттән көләсез, башкортлар мондый булмаган” дип беркем дә сүкми. Әлеге әсәрне сүгүчеләр “дөрес түгел” дип әйтәләр, нигә аныкы гына дөрес булырга тиеш соң?
─ Әдәбият бит тәрбияләргә тиеш беренче чиратта.
─ Килешә алмыйм. Әдәбият тәрбияләми. Әдәбият зәвыгыңны күтәрә, уйланырга нигез бирә. Менә мин китап укыйм, ул мине тәрбияләми, ул мәгълүмат бирә.
─ Илдар абый, бүген интелегенция катламы, зыялылар бармы? Кемнәр алар?
─ Бар, кәгазь калынлыгындагы катлам. Кешелекле, ярдәмгә килә торган кешеләр интелегент була. Кара бер татар авылына килеп төшәсең, шундый итагәтьле яхшы табигатьле кешеләр була. Күп укый торган интелегенция бер дәрәҗәгә җиткәч, татарлыктан туя, руслаша башлый, күзе башкалага карый башлый.
─ Ә менә зур шәхесләребез китеп барды. Һәм алардан соң “исән чакта кадерләрен белмәдек” дигән сүзләр йөрде. Сез моңа ничек карыйсыз?
─ Шәхсән мин белдем. Ә нәрсә алар кадерен белмәдек дип әйтәләр? Имештер җитәкчеләр исем, фатир бирмәгәннәр? Миңа аларның кадерен белмәүләре кызык түгел. Мин Нәкый Исәнбәт белән сөйләшеп утырган кеше. “Портфельле кияү” пьесасын дипломный спектакль итеп куйдым. Ул билгеле вакыйга булды. Нәкый ага мине өенә чакырып, шактый гына сөйләшеп утырдык. Мин ничек аның кадерен белмим?
Берзаман бик ташландылар Зифа Кадыйровага. Миңа Чаллы театры директоры шалтыратып, “Илдар абый, шундый язучы бар, халык бик яратып укый, шуны сәхнәләштереп куйыйк әле” дип мөрәҗәгать итте. Китап эзли башладым. Бер китап кибетендә дә юк. Кызык булып китте миңа. Чаллыдан китерттем дә укый башладым, ташладым, укып булмый. Шуннан соң, “спортивный интерес” уянды. Монда гаилә, гади кеше язмышы. Ркаил Зәйдулланы чакырдым, ул да кызыгып эшләде. Куйдык, кермәгән авыллары калмады, бөтен планнарын шуның белән үтәделәр, инде ничә ел бара. Аны алмыйлар язучылар берлегенә, чөнки дөрес язмый диләр. Аннары сорау туа, язучылар берлеге нәрсә соң ул, чиновникларны җыеп утырыр өченме?
Чаллыда премьерасы узды да. Буа директоры Раил килгән иде, сүкте моны. Сүккән иде, ике елдан соң үзендә куйды. Карыйм Әлмәттә дә куйдылар.
─ Сезнең үзегезнең драма әсәре язу теләгегез юкмы?
─ Юк, аның өчен кеше каләм тота белергә тиеш. Беренчедән, минем тел байлыгым зур түгел. Театр училищесына кергәндә мин татарча белми идем, рус балалар бакчасына йөрдем, рус мәктәбендә укыдым. Казанда гел руслар янында булдым. Дәү әни белән татарча сөйләшә идем. Бөтен тел байлыгым китап укып килде. Н. Фәттах, М. Мәһдиев, Ә. Еники, А. Гыйләҗевлар дулаттылар татар әдәбиятын. Күрәсең, Ходай Тәгалә татар әдәбияты бөтенләй сүнгәнче бер балкытып алыйм дигәндер инде. Шуннан соң йокы дәверендәрәк ята инде.
“Тормышмы бу?” спектакле белән мин үзем өчен яңа театр ачтым! Әлеге спектакль беткәннән соң чыгып барабыз, ике ханым сөйләшә. Үзебезнең интелегентка охшаган. “Гаяз Исхакыйның бөтен начар җирләрен җыйганнар да шуны спектакль итеп күрсәттеләр” диләр, “Гаяз Исхакыйда юк начар җирләр, юк килешмәгән сәхнәләр!”.
─ Хәзерге вакытта нинди хыял белән яшисез?
─ Бер генә хыял: дөньялар тыныч-имин булсын иде, тормышлар бай булсын иде. Хатыным, улым, киленем, оныкларым барысы да исән-сау, сәламәт булсын иде. Шат, тыныч яшәсәк иде!


Комментарии 0

Аватар