Онлайн трансляция

Свернуть

Чулпан Хаматова: “Исемемне сорасалар Маша дим”

Чулпан Хаматова: “Исемемне сорасалар Маша дим”

https://tnv.ru

05 Июль 2021, 12:43

469

0

Чулпан Хаматова: “Исемемне сорасалар Маша дим”
Россия актрисасы Чулпан Хаматова язучы, критик Галина Юзефовичның интервьюсында үзенең татарлыгы, исеме һәм гаиләсе турындагы сорауларга җавап бирә.

Казанда туган актриса сүзләренчә, аның исеме үзенчәлекле һәм сирәк.

"Минем исемем гади генә түгел. Моның өчен әти-әнигә рәхмәт. Ул кешеләрне акылдан яздыра. Кешеләр инде бераз күнде, шулай да рестораннарда урын алганда үземне Чулпан дип әйтмим. Кешегә исемемне хәрефләп аңлатырга кирәк булачак, бу күп вакыт сарыф итә. Мин үземне Маша дим. Нәрсәгә шул исемне әйткәнне белмим дә”, - ди Чулпан Хаматова.

Интервьюда Чулпан Хаматова үзендә әти-әниләреннән килгән татар гадәтләре, йолалары барлыгын да искәртеп китте. Чулпан шулай ук Казанга кайту теләген дә белдерде.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров