Онлайн трансляция

Свернуть

Мөслим батыры машиналы булды: гаделлек кайтарылды яки лотерея җиңүчесе машинасыз калды?

Мөслим батыры машиналы булды: гаделлек кайтарылды яки лотерея җиңүчесе машинасыз калды?

https://tnv.ru

09 Июль 2021, 16:49

1220

0

Мөслим батыры машиналы булды: гаделлек кайтарылды яки лотерея җиңүчесе машинасыз калды?
3 июль Мөслимдә узган Бөтенроссия авыл Сабантуе батырына төп бүләк Рөстәм Миңнеханов исеменнән машина бирелмәде дип язган идек.

Бүген батыр Муса Галләмовка машина бирелде. ТНВ сайты хәбәрчесе Муса белән элемтәгә чыкты.

 "Миңа бүген машина тапшырдылар, Аллага шөкер! Татарстан Президентына бик зур рәхмәт. Рөстәм Нургалиевич, дөреслекне кайтарды, гадел кеше. Интернетта да күп кеше язды, минем өчен янып тордылар. Инстаграмда хатларга җавап биреп бетереп булмады. Россиянең төрле төбәкләреннән яздылар", - диде Мөслим батыры.

 Муса Галләмов телеэкраннарда һәм интернет челтәрләрендә яктырткан өчен ТНВ хезмәткәрләренә аерым рәхмәтен белдерә.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров