Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Камал театры өчен яңа урын сайланды

Казанда Камал театры өчен яңа урын сайланды

https://tnv.ru

12 Июль 2021, 13:50

1072

0

Казанда Камал театры өчен яңа урын сайланды
Татарстан хакимияте Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы өчен территорияне раслады, дип хәбәр итте ТР Президенты матбугат хезмәте.

Шулай итеп, яңа бина Һади Такташ урамы һәм Казанның Түбән Кабан күле арасында урнашачак.

Рөстәм Миңнехановның комиссия белән карауда 2 вариант бар иде. Әмма сөйләшүләр барышында Кабан күле янында урнашкан вариантка тукталырга карар кылдылар.

Камал театрының яңа бинасы проектын Халыкара архитектура конкурсы нәтиҗәләре буенча сайлаячаклар. Анда катнашу өчен мәҗбүри шарт — Татарстан архитекторларының командада булуы.

Фото: Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры матбугат хезмәте

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров