Онлайн трансляция

Свернуть

Камал театры "Сәйдәшстанга сәяхәт" музыка фестиваленә чакыра

Камал театры "Сәйдәшстанга сәяхәт" музыка фестиваленә чакыра

https://tnv.ru

04 Август 2021, 11:20

76

0

Камал театры "Сәйдәшстанга сәяхәт" музыка фестиваленә чакыра
14 август 17.00 сәгатьтә Югары Ослан районы Кызыл Байрак авылында "Сәйдәшстанга сәяхәт" музыка фестивале узачак. Бу хакта Камал театры матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестивальнең сәнгать җитәкчесе - Камал театрының баш дирижеры, музыка бүлеге мөдире - Данияр Соколов. Солист - пианист, халыкара конкурслар лауреаты Зөлфәт Фәхрәзиев.

Программада:
- Камал театры артистлары чыгышы;
- Камал театры оркестры башкаруында романслар;
- оркестр һәм фортепиано өчен концерт.

Комментарии 0

Аватар