Онлайн трансляция

Свернуть

Тинчурин театрының “Могҗиза” студиясе Бөтенроссия фестивалендә Лауреат исемен алды

Тинчурин театрының “Могҗиза” студиясе Бөтенроссия фестивалендә Лауреат исемен алды

https://tnv.ru

04 Август 2021, 17:18

363

0

Театрда уңышлы эшләп килүче сәламәтлеге чикләнгән балаларның “Могҗиза” театр студиясе конкурста Г.Камал һәм К.Тинчурин әсәрләре буенча куелган “Серле тартма” могҗизалы тамашасын тәкъдим итте.

Инсценировка авторы һәм режиссеры – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, сәхнә теле укытучысы – Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова, пластика һәм бию укытучысы – Салават Хәбибуллин, сәхнә бизәлеше – Әлфия Вәлиева, Фәнис Шәмсетдинов, музыкаль бизәлеш – Алмаз Ахунов, студиянең кураторы – Зөлфия Бәшәрова.

“Могҗиза” театр студиясе “Поколение NEXT” Бөтенроссия  фестивалендә Лауреат исемен алды.

Чыганак һәм фото: https://tinchurinteatr.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар