Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Кәрим Тинчурин исемендә театр фестивале узачак

Казанда Кәрим Тинчурин исемендә театр фестивале узачак

https://tnv.ru

03 Сентябрь 2021, 17:15

390

0

Казанда Кәрим Тинчурин исемендә театр фестивале узачак
15-20 нче сентябрь көннәрендә Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге X Халыкара заман милли драматургия театр фестивале үтәчәк. Фестивальдә Башкортстан, Марий-Эл, Түбән Новгород һәм Татарстан театрлары катнаша.

К.Тинчурин исемендәге Халыкара театр фестивале К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте  һәм Россия Федерациясе Театр әһелләре берлеге ярдәме белән үткәрелә.

Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры 19 нчы сентябрьдә 16:00 сәгатьтә «Микулай» спектаклен тәкъдим итәчәк. Режиссёр – Россиянең атказанган артисты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов.

Чыганак: tatar-congress.org

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров