Онлайн трансляция

Свернуть

Бүген Камал театры 116 сезонын ача

Бүген Камал театры 116 сезонын ача

https://tnv.ru

01 Октябрь 2021, 14:41

322

0

Беренче спекталь - легендар "Зәңгәр шәл".

Бүген Камал театры 116 сезонын ача
Бүген 19.00 сәгатьтә легендар «Зәңгәр шәл» спектакле белән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 116 сезонын ача. Яңа сезонда Россиянең иң борынгы милли театры тамашачыларын премьералар, оркестр концертлары, интерактив экскурсияләр, бәйгеләр, юбилейлар, фестивальләр һәм форумнар көтә.

4, 5, 6 һәм 7 ноябрьдә Зур сәхнәдә сезонның беренче премьерасы – «Сәфәр» спектакле була. Бу - танылган журналист, ТНВ каналында «Юлчы» программасы авторы һәм алып баручысы Альберт Шакировның дебют пьесасы.

Премьералар, экскурсияләр, концертлар, фестивальләр һәм юбилей чараларыннан тыш, Камал театры яңа сезонда тамашачыларны яңа креатив проектлар белән шаккатырырга планлаштыра. Алар арасында чит ил татарлары өчен спектакльләрне онлайн-трансляцияләү, флешмоблар, урам чаралары, лояльлек программасы, ютуб-каналны үстерү һәм башка чаралар бар. Театрның социаль челтәрләрендәге яңалыкларны күзәтеп барыгыз.

Чыганак һәм фото: kamalteatr.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров