Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Әлфия Авзалова исемендәге икенче Халыкара фестиваль-конкурс башлана

Казанда Әлфия Авзалова исемендәге икенче Халыкара фестиваль-конкурс башлана

https://tnv.ru

12 Октябрь 2021, 16:05

578

0

Казанда Әлфия Авзалова исемендәге икенче Халыкара фестиваль-конкурс башлана
21 октябрьдә Казанда Әлфия Авзалова исемендәге икенче Халыкара фестиваль-конкурс башлана. Ул легендар җырчы истәлегенә багышланган һәм аның иҗади мирасын саклап калу максаты белән уздырыла.

Әлфия Авзалова — татар халык җырларын эстрада стилендә башкаруны башлап җибәрүче. Халык көйләрен заманча итеп нәкъ менә ул җырлый башлый. Быел конкурска 350дән артык гариза кабул ителгән. Америка Кушма Штатлары, Канада, Куба, Болгария кебек чит илләрдән башкаручылар онлайн чыгыш ясый. Һәр катнашучы фестивальдә 2 җыр башкара: беренчесе — Әлфия Авзалова репертуарыннан, икенчесен үзләре сайлый.

Санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә фестиваль берничә тапкыр кичектерелгән. Гала-концерт 23 октябрьдә Пирамидада узачак. Зал тамашачылар белән бары тик 50%ка гына тулы булачак.




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров