Онлайн трансляция

Свернуть

Г.Камал театры яңа бинасына конкурс җиңүчеләре февраль аенда билгеләнәчәк

Г.Камал театры яңа бинасына конкурс җиңүчеләре февраль аенда билгеләнәчәк

https://tnv.ru

19 Октябрь 2021, 17:04

565

0

Г.Камал театры яңа бинасына конкурс җиңүчеләре февраль аенда билгеләнәчәк
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры яңа бинасының архитектура концепциясен эшләүгә ачык конкурсның 8 финалисты билгеләнде. Алар ноябрь ахырында Казанга яңа театр, шәһәр төзелеше һәм мәдәни контекст урнашачак территорияне өйрәнү өчен киләчәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова хәбәр итте.

Камал исемендәге театрның яңа бинасының архитектур концепциясен эшләүгә ачык конкурс июль аенда игълан ителгән иде. Анда катнашу өчен барлыгы 537 гариза кергән. Киләсе этапта чит ил архитектура бюролары Россия компанияләре белән берләште, командалар 14 илдән 26 консорциумга һәм 13 шәхси конкурсантка – Россиядә эшләүче юридик затлар һәм эшмәкәрләр бүлеште. Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендәге жюри әгъзалары аларның эшләнмәләренә бәя бирде, нәтиҗәдә, финалга 8 конкурсант чыкты.

Финалистлар үз концепцияләрен 20 гыйнварда тәкъдим итәргә тиеш булачак. Конкурс нәтиҗәләре 2022 елның 3 февралендә жюриның финал утырышыннан соң игълан ителәчәк.

Чыганак һәм фото: kzn.ru


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров