Онлайн трансляция

Свернуть

Казан театрларының алты спектакле «Алтын битлек» премиясенә дәгъва кыла

Казан театрларының алты спектакле «Алтын битлек» премиясенә дәгъва кыла

https://tnv.ru

03 Ноябрь 2021, 13:36

136

0

Лауреатларны киләсе елның язында игълан итәчәкләр.

Казан театрларының алты спектакле «Алтын битлек» премиясенә дәгъва кыла
Казан театрларының алты спектакль «Алтын битлек» премиясенә номинацияләнгән.

Номинантлар арасында яшь тамашачы театрының «Иваново детство», «Театр. Акт»тан Overtime, «Әкият» курчак театрының «Адәмнәр» спектакльләре һәм MOÑ театр мәйданчыгыннан өч спектакль: Hava, «Децентрализация», «Чын татар» бар.

Казан театрлары спектакльләре 20 номинациягә кертелгән. Әйтик, күптән түгел Казан яшь тамашачылар театрының Андрей Тарковскийның шул ук исемдәге фильмы сценарие буенча Мәскәү режиссеры Антон Федоров куйган «Иваново детство» премьерасы биш номинациягә лаек булды. Спектакль «Драма/зур форма спектакле», «Режиссер эше», «Ир-ат роле» (Нияз Зиннәтуллин), «Икенче пландагв ир-ат роле» (Илнур Гарифуллин), «Рәссам эше» (Антон Федоров) номинацияләрендә тәкъдим ителде.

Илгиз Зәйниевнең «Әкият» курчак театрында куйган «Адәмнәр» спектакле биш номинациягә ия булды. Спектакль Идел буенда 1920-нче еллар башындагы ачлык турында сөйли. Ул «Курчак/спектакль», «Режиссер эше», «Рәссам эше» (Сергей Рябинин), «Актер эше» (Дилүс Хуҗиәхмәтов һәм Альбина Шагалиева) номинацияләрендә тәкъдим ителде.

Ангелина Мигранова һәм Родион Сабировның «Театр.Акт»тан Overtime спектакль-перформансы «Заманча бию/спектакль» һәм «Балетмейстер-хореограф эше» номинацияләренә кертелгән.

«Алтын битлек» лауреатлары 2022 елның язында игълан ителәчәк, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте. Быел илкүләм театр премиясен иң яхшы драматург буларак Казан авторы Динә Сафина алды.

Чыганак һәм фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров