Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Марсель Сәлимҗанов исемендәге премияләр тапшырылды

Казанда Марсель Сәлимҗанов исемендәге премияләр тапшырылды

https://tnv.ru

08 Ноябрь 2021, 10:52

248

0

Казанда Марсель Сәлимҗанов исемендәге премияләр тапшырылды
Кичә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Марсель Сәлимҗанов исемендәге дүртенче Республикакүләм театр сәнгате өлкәсендә казанышлар өчен премия тапшыру тантанасы узды.

Бүләк Татарстан Республикасында профессиональ театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләргә ике елга бер тапшырыла.

Тантанада ТР мәдәният министры Ирада Әюпова катнашкан.

Премиягә лаек булган артистлар исемлеге:

- Күпьеллык нәтиҗәле иҗади, педагогик, иҗтимагый эшчәнлеге һәм татар театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Илдар Зиннур  улы Хәйрллин;

- Татарстан Республикасы театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен драматург, язучы, кинорежиссёр, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Салават Илдар улы Юзеев;

- MOÑ яңа театр мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында «Шәһәрчеләр театры» театраль проектын гамәлгә ашыруы һәм «Шәһәрчеләр театры» фестивален үткәрүе өчен «Тере шәһәр» заманча сәнгатькә ярдәм фонды директоры Инна Игоревна Яркова.

Чыганак һәм фото: kamalteatr.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров