Онлайн трансляция

Свернуть

Танылган Россия язучы-сатиригы Виктор Коклюшкин вафат

Танылган Россия язучы-сатиригы Виктор Коклюшкин вафат

https://tnv.ru

12 Ноябрь 2021, 13:40

791

0

Үлемнең сәбәбе игълан ителми.

Танылган Россия язучы-сатиригы Виктор Коклюшкин вафат
Язучы-сатирик һәм эстрада драматургы Виктор Коклюшкин 75 яшендә вафат була. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Виктор Михайлович Коклюшкин 1945 елның 27 ноябрендә Мәскәүдә туган. Ул күп һөнәрләрне үзләштергән шәхес. Берничә ел тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау һәм реставрацияләү буенча өлкән инженер булып эшләгән.

Әдәби эшчәнлекне Коклюшкин 1969 елда башлый. «Литературная газета», «Клуб 12 стульев», шулай ук күп кенә газета-журналларда юмористик әсәрләр бастыра.

Виктор Коклюшкин монологларын үзе укыган, автор-башкаручы буларак чыгыш ясаган. Шулай ук аның монологлары һәм хикәяләрен күп кенә артистлар: Е. Петросян, В. Винокур, Е. Шифрин, К. Новикова, Е. Степаненко укыган.

Фото: vk.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров