Онлайн трансляция

Свернуть

Россия халык артисты Александр Градский вафат

Россия халык артисты Александр Градский вафат

https://tnv.ru

28 Ноябрь 2021, 10:07

651

0

Артистны инсульт булу ихтималы белән хастаханәгә салганнар иде.

Россия халык артисты Александр Градский вафат
Мәскәүдә 73нче яшендә Россиянең халык артисты, җырчы, композитор, «Голос» шоуының остазы Александр Градский вафат булды. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.

Александр Градский Чиләбе өлкәсендә туган. Музыкант рус рокына нигез салучыларның берсе булып тора. Аңа «Скоморохи» төркеме зур популярлык китерде.

2012-2015 елларда Градский Беренче каналдагы «Голос» телепроектында остаз сыйфатында катнаша. Шул ук вакытта программаның беренче өч сезонында аның командасында катнашучылар — Динә Гарипова, Сергей Волчков һәм Александра Воробьева җиңү яулады. 2017 елның сентябрендә музыкант янә «Голос» телепроектында остаз була. Аның шәкерте Селим Алахяров беренче урынны яулый.

Фото: ru.wikipedia.org

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров