Онлайн трансляция

Свернуть

“Болгар радиосы” IХ Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы - туры трансляция

“Болгар радиосы” IХ Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы - туры трансляция

https://tnv.ru

11 Декабрь 2021, 17:50

1902

0

Бүген — «Болгар радиосы» IХ Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы уза. Быел да тамашачылар тантананы турыдан-туры трансляциядә күзәтә ала. Әлеге олы вакыйгага әзерлек ел дәвамында барды, халык иң яхшы, иң зәвыклы җырларны үзе сайлады.

Милли премия бары тик лаеклы җырчыларга гына тапшырыла. «Кайнар хит» тапшыруы җиңүчеләре һәм «Болгар радиосы» тыңлаучылары фикеренә таянып сайланган иҗатчылар гына әлеге премиягә лаек. Радиотыңлаучылар, тамашачырар куйган лайклар, комментарийлар, SMS хәбәрләр, шалтыратулар — барысы да үз ролен уйнады һәм бүгенге җиңүчеләрне — җиңүче ясады. «Болгар радиосы» радиотыңлаучыларыбыз фикеренә таянып, җырларның иң-иңнәрен генә сайлый. Легендар җырчыларның иҗатын саклау һәм яктырту белән беррәттән, яшь җырчыларны танытуга үз өлешен кертә.

«Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясенең максаты — халык күңелендә үз урынын тапкан җырчыларны һәм җырларны барлап алтын фондка кертү.

«Болгар радиосы» IX Милли музыкаль премиясендә барлыгы 30 номинант. Премиянең авторларга да тапшырылуы шулай ук үзенчәлекле матур бер традициягә әверелде.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров