Онлайн трансляция

Свернуть

Камал театрының яңа бинасы эшләрен жюрига тәкъдим иткәннәр

Камал театрының яңа бинасы эшләрен жюрига тәкъдим иткәннәр

https://tnv.ru

08 Февраль 2022, 10:27

1516

0

Камал театрының яңа бинасы эшләрен жюрига тәкъдим иткәннәр
Камал театрының яңа бинасына архитектура концепциясен эшләү буенча Ачык халыкара конкурс финалистлары үз проектлары эшен төгәлләделәр һәм жюри каравына тәкъдим иткәннәр. Бу хакта Казан Мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының яңа бинасы проектлары 4 ай дәвамында эшләнелде. Барлыгы 4 иҗат командасы катнашты.

Яңа бина Һади Такташ һәм Нурсолтан Назарбаев урамнары киселешендә Кабан күле ярында урнашачак.

15 февральдә эксперт советы утырышы була, аның составына республиканың дәүләт һәм театр эшлеклеләре керә. Эксперт советы рәисләре — ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, Камал исемендәге театр директоры Илфир Якупов һәм башкалар.

16 февральдә Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендәге жюри әгъзалары өч иң яхшы проектны сайлаячак һәм бер җиңүчене билгеләячәк. Ачык конкурсның финалы онлайн трансляцияләнәчәк. Җиңүченең исемен 17 нче февраль көнне матбугат конференциясендә игълан итәчәкләр.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров