Онлайн трансляция

Свернуть

Танылган рәссам Зөфәр Гыймаев вафат

Танылган рәссам Зөфәр Гыймаев вафат

https://tnv.ru

16 Февраль 2022, 11:27

1575

0

Танылган рәссам Зөфәр Гыймаев вафат
Кичә, 15 февраль, танылган рәссам Зөфәр Фаат улы Гыймаев вафат булган. Сәнгать эшлеклесе белән хушлашу бүген, 16 февраль 11.30 сәгатьтә, Чистай урамындагы Казан Нуры мәчетендә узачак. Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Зөфәр Гыймаевның сәнгать иҗаты киң җәмәгатьчелек һәм дәүләт тарафыннан югары бәяләнде. 2002 елда Гыймаевка Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе мактаулы исеме бирелә, 2003 елда ул Баки Урманчы премиясе лауреаты, 2005 елда Габдулла Тукай Дәүләт премиясе лауреаты була.

Фото: mincult.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров