Онлайн трансляция

Свернуть

Танылган совет актрисасы вафат

Танылган совет актрисасы вафат

https://tnv.ru

18 Март 2022, 09:07

3788

0

Танылган совет актрисасы вафат
Кино һәм театр совет актрисасы, Россиянең атказанган артисты Наталья Назарова 73нче яшендә вафат булды, дип хәбәр ителә Россия Кинематографистлар берлеге сайтында.

Кинода беренче экраннарга чыгуы 1972 елда була. Иң яхшы рольләр арасында Верочка ("Неоконченная пьеса для механического пианино"), Тамара ("Молодая жена"), Нюра ("Старый новый год"), Вдовина ("Последний побег"), Нина Иванова ("Мисс миллионерша") бар.

Назарова 1949 елда Алма-Атада туа. 1972 елда МХАТ каршындагы мәктәп-студияне тәмамлый (Павел Массальский остаханәсе) һәм Мәскәү сәнгать театры труппасына кабул ителә.

Фото: кадр из фильма

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров