Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Хәлил һәм Исламия Мәхмүтовалар истәлегенә мемориаль такта ачылачак

Казанда Хәлил һәм Исламия Мәхмүтовалар истәлегенә мемориаль такта ачылачак

https://tnv.ru

22 Март 2022, 12:02

2270

0

Мемориаль такта легендар артистлар яшәгән Жуковский урамындагы 9 йорт диварына куелачак.

Казанда Хәлил һәм Исламия Мәхмүтовалар истәлегенә мемориаль такта ачылачак
Мәдәният хезмәткәрләре һәм Халыкара театр көннәре алдыннан, 24 март, 11:00 сәгатьтә, Татарстанның халык артисты Хәлил Мәхмүтов һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы була.

Мемориаль такта легендар артистлар яшәгән Жуковский урамындагы 9 йорт диварына куелачак, дип К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Белешмә:

Мәхмүтова Исламия Һидиятулла кызы (01.12.1939 – 03.12.2019) ТАССРның Әлки районы Югары Әлки авылында туа. ТАССРның атказанган артисткасы (1973), ТАССРның халык артисткасы (1981), РСФСРның атказанган артисткасы (1987), «Тантана» театраль премия лауреаты (2011). Ул 1963 елда 19 яшендә Казанга килә һәм элеккеге Республика күчмә, бүгенге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли башлый. Башта ул бутафор һәм техник хезмәтен, аннан икенче пландагы рольләр башкара. Соңыннан Исламия Мәхмүтова чын театр йолдызына әверелә.

И.Мәхмүтова театрда 1963-2019 елларда эшли. 1991-1992 елларда исә театрның сәнгать җитәкчесе була. 55 ел иҗат дәверендә ул бихисап образлар тудыра. Режиссер буларак Данил Салиховның «Яшьлек хатам, йөрәк ярам», Наил Гаетбайның «Аты барның – дәрте бар», Илдар Юзеев белән Шакир Мәҗитовның «Резидәкәй», Рәдиф Сәгъдинең «Сынган беләзек» әсәрләрен сәхнәләштерә. Бүген дә театр сәхнәсендә гөрләп барган «Мәхәббәт чишмәсе», «Күрәсем килгән иде» һәм «Син бит минем бергенәм» пьесаларын яза. Б.Брехтның «Кураж ана һәм аның балалары» әсәрен татарчага тәрҗемә итә, телефильмнарда катнаша. Шул ук вакытта татар җырларын оста башкаручы булып таныла.

Мәхмүтов Хәлил Зәки улы (10.03.1939 – 28.09.2012) ТАССРның Мамадыш районы Катмыш авылында туа. ТАССРның атказанган артисты (1982), ТАССРның халык артисты (1989). 1966 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Республика күчмә театрына (бүгенге К.Тинчурин исеммендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) эшкә чакырыла. Театрда ул Флориндо («Ике хуҗаның хезмәтчесе» К. Гольдони), Бенедикт («Юктан чыккан гауга» В. Шекспир) кебек классик рольләрне югары осталык белән башкара. Ул башкарган рольләр арасында Костя («Чит бала» В. Шкваркин), эшче-машинист Нил («Мещаннар» М. Горький) да бар. Нил роле өчен Х.Мәхмүтов Бөтенсоюз яшь актерлар смотрында диплом белән бүләкләнә.

Фото: @laismaxm

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров