Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Г.Тукай музеенда шагыйрьне искә алу кичәсе узачак

Казанда Г.Тукай музеенда шагыйрьне искә алу кичәсе узачак

https://tnv.ru

13 Апрель 2022, 12:24

1037

0

Казанда Г.Тукай музеенда шагыйрьне искә алу кичәсе узачак
15 апрель көнне Габдулла Тукай әдәби музеенда татар шагыйре истәлегенә багышланган кичә. Биредә барлык теләүчеләр өчен әдәби-музыкаль кичә, экскурсия, китапны тәкъдир итүгә керү бушлай, дип әйтелә Казан мэриясе сайтында.

Хәтер көне программасы 10:00 сәгатьтә Яңа Татар бистәсе зиратында Габдулла Тукай каберенә чәчәкләр салудан башлана. Шуннан соң тантанада катнашучылар һәм барлык теләүчеләр музейга чакырыла, анда 11:00 сәгатьтә әдәби-музыкаль кичә узачак, шагыйрьнең шигырьләре һәм Тукай әсәрләренә язылган җырлар яңгыраячак. Очрашуда Россия Федерациясенең атказанган артисты Дания Нуруллина, Татарстан Республикасының халык артистлары Луара Шакирҗанова, Фоат Әбүбәкеров, Искәндәр Биктаһиров, Татарстан Республикасының атказанган артистлары Әхмәт Кәримов, Раил Шәмсуаров, Илнур Закиров һәм башкалар чыгыш ясар дип көтелә.

Истәлекле чара тәмамлану белән интерактив китап презентациясе булачак. Китапка Габдулла Тукайның, Муса Җәлилнең халык әкиятләрен сәнгатьчә эшкәртмәләре һәм галим-мәгърифәтче Каюм Насыйриның «Казан татарлары мифологиясе» хезмәте кергән. Тәкъдир итү 14:00 сәгатьтә музейның укучылар өчен каралган Балалар үзәгендә башлана.

Шагыйрьне искә алу көнендә музейга һәм программа чараларына керү ирекле, дип хәбәр итә Габдулла Тукай әдәби музее матбугат хезмәте.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров