Онлайн трансляция

Свернуть

Быел Театр Сабантуе кайда узачагы билгеле булды

Быел Театр Сабантуе кайда узачагы билгеле булды

https://tnv.ru

03 Июнь 2022, 17:02

1189

0

Быел Театр Сабантуе кайда узачагы билгеле булды
18 июньдә, 11:00 сәгатьтә, Минзәлә шәһәрендә Татарстан театрларының XIV Сабантуе уздырыла. Бәйрәмдә театр коллективлары һәм танылган сәнгать әһелләре катнашачак. дип хәбәр итә Кәрим Тинчурин исемендәге театр матбугат хезмәте.

Театраль Сабантуйны Татарстан хөкүмәте ярдәмендә Республиканың мәдәният министрлыгы, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Минзәлә районы хакимияте, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры оештыра.

Бәйрәм театраль дип аталса да, анда Сабантуйның бөтен уеннары: милли көрәш, гер күтәрү, капчыкта сикерү, чүлмәк вату, капчык сугышы һәм башкалар үткәрелә. Шулай ук конкурстан тыш балалар уеннары уздырыла.

Сабантуйның программасында 13 ярыш үткәрү каралган. Быел ярышлар исемлегенә волейбол уены да кертелгән. Билгеле, ярышларда җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Сабантуй батырына исә тәкә биреләчәк. Ә Сабантуйның төп бүләге — автомобиль ярышларда иң күп балл җыйган театр коллективына тапшырылачак. Шулай итеп, башка еллардан аермалы буларак, быел төп бүләк Сабантуй батырына түгел, ә театрга бирелә.

Актерлар Сабантуенда кунак булып һәркем катнаша ала. Тамашачыларга Татарстан театрлары артистларының концерты әзерләнә. Шулай ук Минзәлә шәһәре һәм районы иҗат коллективлары чыгышлары көтелә.

Татарстанда Театраль Сабантуй 2005 елдан үткәрелә башлый. Бәйрәмне Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов җитәкчелегендәге К.Тинчурин театры инициативасы белән оештыралар. Беренче Сабантуй Биектау районы Әлдермеш авылында уза. Артистлар Сабантуенда ел саен өч меңнән артык мәдәният һәм сәнгать коллективлары вәкилләре катнаша. Чараның төп максаты — татар халкының милли мәдәниятен саклау һәм театр сәнгатен үстерү, халык арасында җәелдерү.

«Яңа Гасыр» телеканалы әлеге Сабантуйның мәгълүмати партнеры. Узган елгы Сабантуйдан репортажны биредә карый аласыз.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров