Онлайн трансляция

Свернуть

"Алмаш" сериалында председатель ролен уйнаучы Искәндәр Хәйруллин: "Минем өчен бу яңалык"

"Алмаш" сериалында председатель ролен уйнаучы Искәндәр Хәйруллин: "Минем өчен бу яңалык"

https://tnv.ru

25 Июль 2022, 17:09

856

0

"Алмаш" сериалында председатель ролен уйнаучы Искәндәр Хәйруллин: "Минем өчен бу яңалык"
Көз айларында «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналларында чыгачак «Алмаш» сериалы геройлары белән таныштыра башлыйбыз.

Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин әлеге сериалда нинди роль башкара? Ни өчен бу роль аңа яңалык?

«Аллага тапшырып, яңа эшкә тотынабыз. Минем өчен бу яңалык дип әйтим. Беренчедән, кино форматында күп эшләгәнем юк. Икенчедән, сериалдагы хәлләр авылда бара. Авылны мин, кызганычка каршы, бик үк әйбәт белеп бетермим», — ди ул.

«Бу сериалда мин председатель ролен башкарырга тиеш булам. Шунсы кызыклы, минем хатынның абыйсы — председатель. Ләкин мин образны аннан алмыйм, сценарий буенча ул үзе үзенчәлекле. Минем уйлавымча, һәр артист һәр рольдә үзе күргән, белгән кешеләрнең алымнарын куллана. Ансыз була алмый, чөнки тере кешене тудырганда, син тормыш багажың белән кулланасың. Бар да әйбәт булыр дип өметләнәм», — ди актер.

Исегезгә төшерәбез, «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе һәм «Яңа Гасыр» ТРК» АҖ «Алмаш» дип исемләнгән яңа сериал төшерүгә кереште. Проектны төшерү Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Сериалда вакыйгалар барган хәзерге заман татар авылы төрле кешеләрне җәлеп итү үзәгенә әверелә. Төп геройлар — игезәкләр Әмир белән Самир. Һәрберсенең үз максаты, үз серләре бар, әмма килеп чыккан хәлләргә бәйле бертуганнарга урыннары белән алмашырга туры килә. Шул мизгелдән геройларның тормышы үзгәрә башлый.

«Алмаш» сериалы туган җиргә, Ватанга мәхәббәт турында сөйли. Кемгәдер ул хатирәләрдә генә калган, кемнеңдер әле дә үз авылына барып кайту мөмкинлеге бар, ә кемдер үз җирендә, үз йортында яшәү бәхетенә ия. «Нигез» — ул иртәме-соңмы һәрберебез өчен әһәмиятле булачак мәңгелек кыйммәт.

Проектта төп рольләрне Мөхәммәтҗанов Фәннур, Әсхәт Хисмәтов, Айгөл Шакүрова, Фирая Әкбәрова, Искәндәр Хәйруллин, Радик Бариев һәм республика театрларының башка әйдәп баручы актерлары башкарачак.

«Алмаш» сериалының режиссеры — Алмаз Әкбәров. Сценарий авторы — Альберт Шакиров.

Фото: ТНВ


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров