Онлайн трансляция

Свернуть

Камал театры артисты Алмаз Сабирҗанов "Алмаш" сериалында бик кызыклы персонажны уйный

Камал театры артисты Алмаз Сабирҗанов "Алмаш" сериалында бик кызыклы персонажны уйный

https://tnv.ru

29 Июль 2022, 16:42

827

0

Камал театры артисты Алмаз Сабирҗанов "Алмаш" сериалында бик кызыклы персонажны уйный
Көз айларында «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналларында чыгачак «Алмаш» сериалы геройлары белән таныштыра башлыйбыз.

Камал театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Алмаз Сабирҗанов «Алмаш» сериалында бик кызыклы персонажны уйный икән.

«Минем бу команда белән беренче эшләвем. Коллектив бик җаваплы, барысы да алдан уйланылган. Бу кино сәнгатендә үзенә күрә бер тәҗрибә туплау.

Сериалның исеменнән үк нәрсә турында икәне күренеп тора. Мин шәхсән бу авылда эшләп көн итүче, төрле кызыклы, мавыктыргыч ситуацияләргә юлыгучы, үз-үзенә кызык эзләп табучы персонаж — бухгалтерны уйныйм. Аның исеме — Рәдиф Идрисович, ләкин күп кеше аны мыскыл итеп Ирисович ди. Ул ачуы килеп, «Ирисович түгел мин, Идрисович» дип әйтеп куя.

Ник хәлләр нәкъ менә авылда бара? Без күбебез татар авылларыннан чыккан кешеләр. Безнең тамырларыбыз, нигезебез, әби-бабаларыбыз — барысы да авылдан чыкканнар.

Көзгә менә шушы җәйге эссе челләдә тирләп эшләгән эшнең нәтиҗәсе экранда күренер һәм тамашачылар матур, якты бәя бирерләр дип өметләнеп калабыз», — ди артист.

Фото: ТНВ


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров