Онлайн трансляция

Свернуть

Камал театры артисткасы әни булды!

Камал театры артисткасы әни булды!

https://tnv.ru

12 Август 2022, 17:19

1642

0

Камал театры артисткасы әни булды!
Камал театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Гөлчәчәк Гәйфетдинова һәм Сәйдәш Биктаһиров гаиләсендә малай туган. Чын күңелдән котлыйбыз, дип хәбәр итә Камал театры матбугат хезмәте.

Улыгыз сәламәт, бәхетле, акыллы булып үссен! Гаиләгезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек, балагызны тәрбияләүдә сабырлык, бары тик рәхәт мәшәкатьләр, куаныч-сөенечләр телибез!, диелә хәбәрдә.

Гайфетдинова Гөлчәчәк Мансур кызы 1982 елның 12 декабрендә Татарстанның Апас районы Борындык авылында туа. 2005 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлагач, Уфа дәүләт татар «Нур» театрында эшли башлый. 2006 елдан —Татар академия театрында. Студент вакытта ук Камал театры спектакльләрендә күмәк күренешләрдә катнаша. 2016 елдан - Татарстанның атказанган артисты

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров