Онлайн трансляция

Свернуть

Әсхәт Хисмәт: "Теләгән кеше рәхәтләнеп авылда да яши ала"

Әсхәт Хисмәт: "Теләгән кеше рәхәтләнеп авылда да яши ала"

https://tnv.ru

17 Август 2022, 17:23

417

0

Әсхәт Хисмәт: "Теләгән кеше рәхәтләнеп авылда да яши ала"
Көз айларында «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналларында чыгачак «Алмаш» сериалы геройлары белән таныштыра башлыйбыз.

Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт сериалда төп геройларның әтисен уйный. Сценарийне укып чыккач, Әсхәт Хисмәтнең тормыш иптәше "нәкъ үзеңә туры килгән роль булган икән", дигән.

"Заманча авыл - ул шәһәр белән бертигез дип әйтеп булмый, әмма шуңа якын. Телевизор эшли, мобильник, интернет тота, янәшәдә генә мунчасы, бакчасы. Барысын да үзе үстерә, терлек үрчетә. Мин кечкенә чакта, 4 кешегә бер ат алалар иделәр. Көз көне чирәм ашатып йөргәндә, ат бөгелгәндә башыннан егылып төшкәнмен дә, эләктереп алган. Һаман да ат тешләгән эз бар. Теләгән кеше рәхәтләнеп авылда да яши дип уйлыйм мин", - ди актер.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров