Онлайн трансляция

Свернуть

"Болгар радиосы" Никольское авылында, алда - Болгар

"Болгар радиосы" Никольское авылында, алда - Болгар

https://tnv.ru

18 Август 2022, 15:18

2217

0

"Болгар радиосы" Никольское авылында, алда - Болгар
"Болгар радиосы" үз сәфәрен дәвам итә. Казаннан иртәнге 5:00да кузгалган бер төркем "Болгар радиосы" хезмәткәрләре һәм татар эстрадасы йолдызлары Никольское авылына килеп җиттеләр.

Татар эстрадасы артистлары булса да, биредә русча гына түгел, хәтта испанча да җырлар яңгырады.

Белем көне алдыннан "Болгар радиосы" кечкенә тамашачыларына бүләк әзерләгән. Алар беренче сыйныфка баручы өч балага мәктәп кирәк-яракларын бирделәр.

Исегезгә төшерәбез, «Болгар радиосы» хезмәткәрләре һәм татар эстрадасы йолдызлары тарихи урынга — Изге Болгар җиренә юл тотты.

Чара традиция буенча Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салудан һәм «Туган тел» җырын җырлаудан башланды!

«Без үзебезнең тарихны, милләтне, бөек Болгар дәүләтен онытырга тиеш түгел. Аларны киләчәк буынга тапшырырга тиешбез» — диде ТНВның генераль директоры Илшат Әминев та катнаша.

Велоэстафетада Илсөя Бәдретдинова, Динара Ряхимова, Илдар Ямалиев, Рамилә һәм Рәмил Хәйретдиновлар, Илгиз Мөхетдинов, Максуд Юлдашев, Рината Тей, Гөлнара Габидуллина, Азалия Зиннәт, «Болгар кызлары»,Лилия Хәйруллина катнаша.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров