Онлайн трансляция

Свернуть

"Болгар радиосы" велосипедларда Болгарга барып җитте

"Болгар радиосы" велосипедларда Болгарга барып җитте

https://tnv.ru

18 Август 2022, 17:41

544

0

"Болгар радиосы" велосипедларда Болгарга барып җитте
"Болгар радиосы" веломарафоны үз ноктасына барып җитте. Без Болгарда! Безне күзәтеп барган һәр тамашачыга, укучыбызга да рәхмәт.

Болгарга 05:00 сәгатьтә кузгалдык. Юлда безне Тукай һәм Никольское авыллары халкы җылы каршы алды. Рәхмәт аларга. Бу авыллардагы кечкенә концертлардан соң, Болгарда зуры көтә. Сез дә килегез, әле өлгерәсез. Концерт 18:00 сәгатьтә башлана.

Велоэстафетада Илсөя Бәдретдинова, Динара Ряхимова, Илдар Ямалиев, Рамилә һәм Рәмил Хәйретдиновлар, Илгиз Мөхетдинов, Максуд Юлдашев, Рината Тей, Гөлнара Габидуллина, Азалия Зиннәт, "Болгар кызлары", Лилия Хәйруллина катнашты.

Алып баручы Фаил Гыймадов һәм «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең башкарма директоры урынбасары Данил Гыйниятов Казан - Болгар арасын бер туктаусыз узды!  Афәрин!

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров