Онлайн трансляция

Свернуть

Яңа татарча сериал: "Алмаш"та кемнәр катнаша, кайда төшерелә һәм нәрсә турында булачак?

Яңа татарча сериал: "Алмаш"та кемнәр катнаша, кайда төшерелә һәм нәрсә турында булачак?

https://tnv.ru

25 Август 2022, 13:24

678

0

Яңа татарча сериал: "Алмаш"та кемнәр катнаша, кайда төшерелә һәм нәрсә турында булачак?
Көз айларында «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналларында чыгачак «Алмаш» сериалы геройлары белән таныштыра башлыйбыз.

"Манзара" тапшыруында "Алмаш" сериалы турында тулы репортаж чыкты. Биредә без тамашачыны кызыктырган бар сорауга да җавап бирергә тырыштык.

Проектта төп рольләрне Мөхәммәтҗанов Фәннур, Әсхәт Хисмәтов, Айгөл Шакүрова, Фирая Әкбәрова, Искәндәр Хәйруллин, Радик Бариев һәм республика театрларының башка әйдәп баручы актерлары башкарачак.

Сериалда вакыйгалар барган хәзерге заман татар авылы төрле кешеләрне җәлеп итү үзәгенә әверелә. Төп геройлар — игезәкләр Әмир белән Самир. Һәрберсенең үз максаты, үз серләре бар, әмма килеп чыккан хәлләргә бәйле бертуганнарга урыннары белән алмашырга туры килә. Шул мизгелдән геройларның тормышы үзгәрә башлый.

«Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе һәм «Яңа Гасыр» ТРК» АҖ «Алмаш» дип исемләнгән яңа сериал төшерүгә кереште. Проектны төшерү Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров