Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов Рәшит Ваһапов турында: Ул милли концерт сәнгатенә нигез салучы, татар халкының яраткан җырчысы булды

Рөстәм Миңнеханов Рәшит Ваһапов турында: Ул милли концерт сәнгатенә нигез салучы, татар халкының яраткан җырчысы булды

https://tnv.ru

31 Август 2022, 09:55

318

0

һәйкәл Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бакчасында калкып чыкты.

Рөстәм Миңнеханов Рәшит Ваһапов турында: Ул милли концерт сәнгатенә нигез салучы, татар халкының яраткан җырчысы булды
Кичә Казанда ТАССРның халык артисты Рәшит Ваһаповка һәйкәл ачу тантанасы узды. Ачылышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

5 метр биеклектәге һәйкәл Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бакчасында калкып чыкты.

һәйкәлнең авторы – Россия Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе, Россия Федерациясе халык рәссамы Андрей Ковальчук. Һәйкәлне урнаштыру проекты Россия Федерациясенең Атказанган архитекторы Герман Бакулин тарафыннан эшләнгән, һәйкәл кую инициаторы - Татарстан Республикасының Рәшит Ваһапов исемендәге Татар мәдәнияте иҗтимагый фонды директоры Рифат Фәттахов.

Рөстәм Миңнеханов Рәшит Ваһаповның – милли концерт сәнгатенә нигез салучы, ә иң мөһиме – татар халкының яраткан җырчысы булуын ассызыклады, дип яза Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте.

Рәшит Ваһапович Ваһапов – татар җырчысы, профессиональ татар эстрадасына нигез салучы. Ул 1908 елның 7 маенда Түбән Новгород губернасының Сергач өязе Актүк авылында (хәзер - Түбән Новгород өлкәсенең Краснооктябрь районы) туа. 1962 елның 14 декабрендә вафат була. Казанның Яңа Татар зиратында җирләнгән.

Габдулла Тукай ис. Татар дәүләт филармониясе солисты (1941-1962 еллар), Татарстан АССРның Халык артисты (1957 ел). Рәшит Ваһапов башкаруында «Урман», «Нурия», «Әлфия», «Таң атканда», «Яшьлек», «Галиябану», «Зөләйха», «Рәйхан» татар халык җырлары, Сәйдәш, Мозаффаров, Фәйзи һәм башкаларның милли музыкаль мирасның алтын фондына кергән әсәрләре яңгырады. Җырчы Рәшит Ваһапов халык арасында зур популярлык казанды.

Фото: president.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров