Онлайн трансляция

Свернуть

Камал театры артистлары Казан ишегалларының берсендә спектакльдән өзек күрсәтә

Камал театры артистлары Казан ишегалларының берсендә спектакльдән өзек күрсәтә

https://tnv.ru

02 Сентябрь 2022, 09:36

1755

0

Камал театры артистлары Казан ишегалларының берсендә спектакльдән өзек күрсәтә
4 сентябрьдә Казанда «Безнең ишегалды: тарих һәм хәзерге заман» дигән чарада Камал театры актерлары катнашачак. Подлужная урамы, 40 нчы һәм Толстой урамы, 18 нче номерлы йортларда яшәүчеләр өчен мәдәни чаралар уздырылачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Ишегалды бәйрәме 11:00 сәгатьтә башлана. Г.Камал исемендәге театр артистлары һәм музыкантлары Нәкый Исәнбәтнең «Гөлҗамал. Чакыру» пьесасы буенча спектакльдән өзек күрсәтәчәк.

Көн дәвамында казанлыларга Бөек Ватан Сугышы герое Габделхак Умеркин, рәссамнар Василий Гурьянов һәм Андрей Архиреев, Андрей Лошадкин китабы, шулай ук башка танылган кешеләр турында сөйләячәкләр.

Моннан тыш, мәйданчыкта «Фабрика» театрыннан импровизацияләнгән курчак спектакле, «Йорт артында» дип аталган картиналар вернисажы тәкъдим ителәчәк. Шулай ук бәйрәм вакытында ишегалдында «Сузылган җеп» акциясе узачак, анда шәһәргә багышланган фотосурәтләр, рәсемнәр күрсәтеләчәк. Ретроавтомобильләр музее директоры, туган якны өйрәнүче Риф Яруллин барлык теләүчеләргә янәшә тирәдәге территория буенча тарихи сәяхәт үткәрәчәк.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров