Онлайн трансляция

Свернуть

Халык шагыйре Роберт Миңнуллин яшәгән йортта истәлек тактасы ачылган

Халык шагыйре Роберт Миңнуллин яшәгән йортта истәлек тактасы ачылган

https://tnv.ru

05 Сентябрь 2022, 12:15

411

0

Халык шагыйре Роберт Миңнуллин яшәгән йортта истәлек тактасы ачылган
Бүген Толстой урамы, 16А адресы буенча урнашкан йортта Халык шагыйре Роберт Миңнуллинга истәлек тактасы ачылды. Бу хакта "Ватаным Татарстан" газетасы хәбәр итә.

Әлеге йортта шагыйрь 2000-2020 нче елларда яшәгән булган. Истәлек тактасы ачылу тантанасында Татарстанның Дәүләт киңәшчәсе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Роберт Миңнуллинның якыннары катнашкан.

Истәлек тактасының авторы — яшь скульптор, Россиянең Рәссамнар берлеге әгъзасы Тимофей Тюрин булган.

Фото: Ватаным Татарстан

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров