Онлайн трансляция

Свернуть

Халыкчан шагыйрь истәлегенә!

Халыкчан шагыйрь истәлегенә!

https://tnv.ru

06 Сентябрь 2022, 14:10

394

0

Халыкчан шагыйрь истәлегенә!
Казанда халык шагыйре Роберт Миңнуллин истәлегенә мемориаль такта ачылды. Татарстанның халык шагыйре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Габдулла Тукай премиясе лауреаты ул.

Тантаналы чарада Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Истәлек тактасы Толстой урамындагы 16нчы А йорты диварында урын алды. Биредә шагыйрь 20 ел яшәгән. Роберт Миңнуллин - йөзләгән шигырь һәм 70тән артык китап авторы. Аның шигырләрен зурлар да, балалар да яттан укый, сүзләренә язылган җырлар - бүген дә иң популярлары рәтендә.

Роберт Миңнуллин иҗтимагый тормышта да актив катнаша. 1990нчы елдан 2014 елга кадәр ул Дәүләт Советы депутаты буларак сайлана. Анда рәис урынбасары вазифасында да эшли, милли мәгариф комитетын, закон текстларының ике дәүләт телендә тәңгәллеге буенча комссияне җитәкли.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров