Онлайн трансляция

Свернуть

Түбән Камада Разил Вәлиевнең иҗатына багышланган әдәби кичә узачак

Түбән Камада Разил Вәлиевнең иҗатына багышланган әдәби кичә узачак

https://tnv.ru

19 Октябрь 2022, 16:56

91

0

Түбән Камада Разил Вәлиевнең иҗатына багышланган әдәби кичә узачак
22 октябрьдә Түбән Камада Татарстанның халык шагыйре, ТР Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиевка багышланган зур әдәби вакыйга булачак. Бу хакта Татарстанның язучылар берлеге хәбәр итә.

Бу йомгаклау чарасы булачак. Ул шагыйрьнең туган авылы Ташлык авылыннан башлана, аннары программа буенча «Адымнар» мәктәбенә, Тукай исемендәге Үзәк китапханәгә «түгәрәк өстәл»дә катнашу планлаштырыла. Чара Халык иҗаты йортында «Еллар аша сөйләшү» дип аталган әдәби-музыкаль кичә белән тәмамланачак.

Кичәдә Татарстанның танылган язучылары һәм артистлары чыгыш ясаячак, алар арасында Ркаил Зәйдулла, Марсель Галиев, Рәдиф Гаташ, Вахит Имамов, Газинур Морат, Алмаз Хәмзин, Факил Сафин һәм башкалар бар.

Китапханә системасы 2022 елны Разил Вәлиев елы дип игълан иткән иде.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров