"Соңга калган бүләк" - язучы Заһид Мәхмүдигә "Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе" дигән мактаулы исем бирелде
https://tnv.ru
10 Ноябрь 2022, 12:57
154
0

Танылган язучы Заһид Мәхмүдигә, вафатыннан соң, "Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе" дигән мактаулы исем тапшырылды. Аның медален якыннары кабул итеп алды.
Язучының "Тәмуг чәчәге”, ”Ак болыт”, ”Әче балан”, "Елак агач" дип аталган һәм башка әсәрләре укучыга яхшы таныш. Заһид Мәхмүди радиода, газета-журналларда эшләгән, заманында телевидениедә "Чордаш" тапшыруын алып барган. Соңгы елларда татар кино сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертә. Дәрәҗәле дәүләт бүләгенең медален язучының хатыны - Рәшидә ханымга тапшырдылар. Залда Заһид Мәхмүдинең балалары да бар иде.
ТНВ каналы алып баручысы, улы Фәнис Камал: "Бу сөенечле көн. Ул исән чакта ук бу исем биреләсен белде", - дип сөйләде. Тулырак киләсе репортажда.

Бүлешергә
Комментарии 0